Results count: Загрузка , search took 0.001 sec.

Search results

  1. Романда вакыйгалар катламы медицина институтын тәмамлап, гади татар авылында эшләгән Гөлшәһидәнең профессор әбүзәр таһиров җитәкчелегендә врач булып өлгерүе, үзенең хакыйкатен раславы һәм Мансур белән мөнәсәбәтләре, гаилә кору тарихы хакында сөйли. Нурфия Йосыпова . ВАКЫТ СЫНАВЫН УЗГАН ӘДИП
  2. Төп геройның бәхеткә ирешү юлын тасвирлаган күпсанлы вакыйгалар төп ике сюжет чылбыры тирәсенә җыела: бер сызык медицина тормышын яктыртып, аңа хас проблемаларны күтәрсә, икенче сюжет сызыгы Гөлшәһидә белән Мансурга бәйле вакыйгаларны бер бәйләмгә туплый һәм романтик алымнарга таяна. Нурфия Йосыпова . ВАКЫТ СЫНАВЫН УЗГАН ӘДИП
  3. Бу катламда мәхәббәткә бәйле эчке каршылык алга чыга һәм Гөлшәһидә белән Мансур күңелендәге хис – акыл көрәшен ача. Нурфия Йосыпова . ВАКЫТ СЫНАВЫН УЗГАН ӘДИП
  4. Шушы башлангыч әсәрне психологик дулкынга көйли: күңел кичерешләре, теләкомтылышлары әсәрнең буеннан-буена төрле сурәтләрдә укучыга җиткерелә, геройларның эчке дөньясын, ки 24 череш-тойгылар үзгәрешен, күңел кичерешләрен ачуга юнәлтелә. Нурфия Йосыпова . ВАКЫТ СЫНАВЫН УЗГАН ӘДИП
  5. Автор Гөлшәһидә һәм Мансур күңелендә туып, үстерелә барган хис һәм фикер көрәшен, үсеш-үзгәрешен детальләп сурәтли, укучыны аларга сокланырга, алар өчен борчылырга, алар тормышы белән яшәргә мәҗбүр итә. Нурфия Йосыпова . ВАКЫТ СЫНАВЫН УЗГАН ӘДИП
  6. Ул Мансурны өзгәләнеп көткән кыз кичерешләрен дә («Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы, Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы»), күңелдә даими яшәп килгән Олы хисне дә («Гыйшык уты сүнә, диләр, Сүнми дә, сүрелми дә»), фазылҗанның мәхәббәтен кабул итә алмыйча бәргәләнү газабын да («җил исә тын гына, ай йөзә моң гына, Күңелдә ул гына, йөрәктә ул гына … Нурфия Йосыпова . ВАКЫТ СЫНАВЫН УЗГАН ӘДИП
  7. »), Мансурның Гөлшәһидәне юксынып бәргәләнү тойгысын да («Ул уйнаган көйнең авазлары кемнедер эзлиләр, сагыналар, юксыналар, кемгәдер омтылалар, аннары диңгез дулкыннарыдай ярсып ярга бәреләләр дә, меңгә чәчрәп, кире чигенәләр … Нурфия Йосыпова . ВАКЫТ СЫНАВЫН УЗГАН ӘДИП
  8. Романда еш кабатланып торган Гөлшәһидәнең кыр казлары тавышын ишетеп сихерләнүе («Көн аяз, күк йөзе чипчиста. Нурфия Йосыпова . ВАКЫТ СЫНАВЫН УЗГАН ӘДИП
  9. Язның сихерле авазлары белән тулы шушы киң кырда кыр казларының һични белән чагыштыргысыз моңлы җырлары Гөлшәһидәнең күңелен әсәрләндерде». Нурфия Йосыпова . ВАКЫТ СЫНАВЫН УЗГАН ӘДИП
  10. Врачлар, медицина хезмәткәрләре тормышын яктырткан, алар белән бәйле вакыйгаларны бер бәйләмгә туплаган реалистик сызыкта конфликтның эчке каршылык, тышкы каршылыклардан герой – герой кебек формалары чагылыш таба. Нурфия Йосыпова . ВАКЫТ СЫНАВЫН УЗГАН ӘДИП